Видео-конференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары өчен мәгълүмати вебинар уздырылды. Чара мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтүгә һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруда бердәм алымнар булдыруга юнәлдерелгән иде. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов чыгыш ясады. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Айрат улы Хаҗиев "Урта һөнәри белем бирү учреждениесе сайты структурасына таләпләр. Типик хокук бозулар" темасына доклад белән чыгыш ясады.Чыгыш кысаларында мәгариф оешмаларының рәсми сайтларында мәгълүмат урнаштыру таләпләре, мәҗбүри бүлекләрнең структурасы һәм еш ачыклана торган хокук бозулар җентекләп каралды. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын актуальләштерү шартларында Урта һөнәри белем бирү программаларын проектлау турында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Митрофанова Эльвира Павловна сөйләде. Моннан тыш, Татарстан Республикасының югары уку йортлары вәкилләре урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен үткәрелгән конкурс чаралары турында мәгълүмат бирделәр. Мондый вебинарлар үткәрү мәгариф оешмалары җитәкчеләренең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә һәм мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәүне тәэмин итүгә ярдәм итә.