Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре биш гомуми белем бирү учреждениесе инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрде.
Профилактик визитлар барышында мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрелде, шул исәптән: - контроль (күзәтчелек) чараларын уздыру тәртибе буенча;
- контроль (күзәтчелек) чараларын уздыру вакыты буенча;
- контроль (күзәтчелек) чаралары нәтиҗәләре буенча карарлар кабул итү тәртибе буенча;
- мәгариф өлкәсендә контроль (күзәтчелек) органы карарларына шикаять бирү тәртибе буенча;
- мәҗбүри таләпләр исемлеге буенча.
Моннан тыш, мәктәпләр белән Бөтенроссия тикшерү эшләрен объектив уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.