Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре мәктәпкәчә учреждениеләргә профилактик визитлар үткәрде

2026 елның 13 феврале, җомга

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе инициативасы белән түбәндәге оешмаларга профилактик визитлар оештырды:

1.         «Миляшкай» Олы Кайбыч балалар бакчасы» МБМББУ;            

2.         «Кече Кайбыч «Сандугач» балалар бакчасы» МБМББУ;            

3.         «Багай балалар бакчасы» МБББМУ;            

4.         «Хуҗа Хәсән балар бакчасы «Аленушка» МБМББУ;            

5.  «Федоровск «Теремкәй» балалар бакчасы» МБМББУ.  

Профилактик визитлар кысаларында белгечләр катнашучыларга мәгълүмат бирде:

-        контроль объектларының билгеләнгән хәвеф-хәтәр критерийларына туры килүе турында;

-        контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм чираты турында;

-        мәгариф өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне үтәү турында.    

«Интернет» челтәрендә белем бирү оешмаларының рәсми сайтларында документлар күчермәләрен урнаштыруга, шулай ук гамәлдәге кануннар нигезендә локаль норматив актлар эшләүгә һәм раслауга аерым игътибар бирелде.  

Һәр профилактик визит барышында мәгариф оешмалары вәкилләре кызыксынучы сораулар бирде һәм индивидуаль рекомендацияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International