Йомгаклау әңгәмәсе дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү өчен мәҗбүри шарт булып тора.
Катнашучылар түбәндәге биремнәрне үтәделәр:
текстны кычкырып уку;
текстны цитата кулланып сөйләү;
диалог алып бару буенча биремнәрне үтәү.
Процедура 15-16 минут дәвам итте. Максималь нәтиҗә - 20 балл. Зачет алу өчен гомуми баллның кимендә яртысын җыярга кирәк. "Незачет" алган очракта резерв срокларда яңадан тапшыру каралган.
Әңгәмәне уздыруның өстәмә даталары - 11 март һәм 20 апрель.
Нәтиҗәләр, уздырылган көннән алып 12 календарь көннән дә соңга калмыйча, билгеле булачак.