Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләренең урынбасарлары, шулай ук тест үткәрүче мәгариф оешмаларында чит ил гражданнарына тест үткәрүне оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы кешеләр белән видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәнең темасы мәгариф оешмаларына чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны кабул итү булды.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Светлана Николаевна Захарова чыгыш ясады.
ВКС барышында түбәндәге сораулар каралды:
• чит ил гражданнарын кабул иткәндә тест үткәрүче мәгариф оешмасы администраторының эшләре;
• кабул итүне һәм тестлаштыруны оештырганда МЭШ функционалын куллану үзенчәлекләре;
• чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга тест үткәрү йомгаклары буенча отчет ясаганда типик хокук бозулар;
• чит ил гражданнарының балаларын исәпкә алу тәртибе.
Докладлар белән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты, шулай ук АҖ «Барс Груп» вәкилләре чыгыш ясады.
Киңәшмә азагында катнашучыларга актуаль сораулар буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук «сорау–җавап» сессиясе үткәрелде.
Мондый киңәшмәләрне уздыру кануннарның бертөрле кулланылышын тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында чит ил гражданнарын кабул итүне һәм тест үткәрүне оештыруның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.