2026 елның 28 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Татарстан Республикасының түбәндәге оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы уздырылды:
- Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең уку-укыту программалары буенча "39 нчы күп профильле мәктәп" МБГББУ;
- Урта гомуми белем бирү программасы буенча «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Адымнар-Әлмәт күптелле гимназиясе» МАГББУ.
Мәгариф программаларына аккредитация экспертизасын мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре һәм 4 эксперт үткәрде.
2026 елның 6 февралендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының аккредитация коллегиясе утырышында югарыда күрсәтелгән мәгариф учреждениеләренең белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Утырыш йомгаклары буенча игълан ителгән белем бирү программаларын аккредитацияләү турында карарлар кабул ителде.