XI (XII) сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы (изложение) резерв датасында - 2026 елның 4 февралендә үткәрелә. 4 февральдә йомгаклау иншасына декабрьдә «незачет» алганнар яки нигезле сәбәпләр аркасында йомгаклау иншасында катнаша алмаган агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары кертелде. Татарстан Республикасының 24 муниципаль берәмлегенең 98 мәктәбендә белем алучы 161 чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасы һәм 16 чыгарылыш сыйныф укучысы изложение язачак. Йомгаклау иншасында катнашучыларның йомгаклау иншасын уздыру урыннарына керүе 09.00 сәгатьтән башлана. Йомгаклау иншасы җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башлана. Йомгаклау иншасын язу озынлыгы 3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә. Иншада катнашучылар мәктәп биргән орфографик сүзлектән файдалана алалар. Йомгаклау иншасын үткәрү һәм тикшерү буенча Комиссия мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәсендә төзелә. Иншаны тикшерү һәм бланкларны эшкәртү 12 көн дәвамында үткәрелә. Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре белән катнашучылар үз мәктәпләрендә 2026 елның 18 февраленә кадәр таныша алалар. Нәтиҗә «Зачет» яки «Незачет» була. Йомгаклау сочинение (изложение) ДЙАга керү буларак срогы чикләнми. Йомгаклау иншасын уздырган вакытта катнашучыларга үзләре белән элемтә чаралары, фото-, аудио һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалар һәм мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чаралары, үз орфографик һәм (яисә) аңлатмалы сүзлекләре булу, әдәби материал текстларыннан (әдәби әсәрләр, көндәлекләр, мемуарлар, публицистика, башка әдәби чыганаклар) файдалану тыела. Йомгаклау иншасында билгеләнгән таләпләрне бозган катнашучылар йомгаклау иншасын уздыру комиссиясе әгъзасы тарафыннан йомгаклау иншасыннан чыгарыла. Йомгаклау иншасы БДИ тапшыруга мәҗбүри рөхсәт булып тора, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә һәм укучыларның белем сыйфатын бәйсез бәяләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.