Казан мәктәпләре һәм балалар бакчалары 4 февральдән гадәти форматта эшләячәк

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Казан мәктәпләре һәм балалар бакчалары 4 февральдә гадәти көндезге режимда эшләячәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең Телеграм-каналында хәбәр иттеләр. Сәнгать, спорт һәм музыка мәктәпләрендә дәресләр, шулай ук мәдәният йортларында һәм яшүсмерләр клубларында чаралар дистанцион форматта узачак. Халыкны алдан ук маршрутларны планлаштырырга һәм һава шартларын исәпкә алырга сорыйлар. Мөмкинлек булганда өстәмә сәфәрләрдән баш тартырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International