28 гыйнварда Linux операцион системасында БДИ үткәрү өчен программаның эшен сынау буенча быел беренче Бөтенроссия тренировка чарасы уза. "Яңа системага күчүнең төп максаты технологик бәйсезлекне тәэмин итү һәм имтиханнарның мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт. Бу күчү имтихан материалларын имтиханнар уздыру пунктларына тапшыру һәм аларны эшкәртү процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Яңалык 2026 елдан башлап этаплап кертеләчәк", - дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский. Тренировкаларда Россиянең 88 төбәгендә һәм чит илләрдә 1 346 имтихан үткәрү пунктыннан 28 меңнән артык белгеч катнашачак. Тренировка чарасы барышында ППЭда имтихан материалларының тулы комплектын «Интернет» челтәренең сакланган каналлары аша тапшыру, ППЭ аудиторияләрендә Linux операцион системасын кулланып имтихан материалларын бастыру һәм сканерлау сыналачак. Тренировка булачак чыгарылыш сыйныф укучылары катнашыннан башка узачак. Яңа технологияләрне сынау һәм техника һәм белгечләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен имтиханнар вакытында Рособрнадзор агымдагы елда БДИ башланыр алдыннан үткәрелә торган Бөтенроссия тренировка чаралары санын арттырды. Яңа программасына күчүгә тулысынча әзер булган төбәкләр һәм имтихан пунктлары аны 2026 елда ук БДИ үткәргәндә куллана алачак. Барлык имтихан пунктларын Linux операцион системасына күчерү 2027 елдан планлаштырыла. Үзебезнең программага күчү эше максатчан рәвештә 2023 елдан алып барыла. Моңа кадәр тест режимында төзелгән программа имтихан үткәрүнең аерым пунктларында тренировка чараларында сынап каралды. Хәзер Россия программистлары эшләнмәләре илнең күпчелек ППЭда тест узачак.