Бүген, 2026 елның 28 гыйнварында, Бердәм дәүләт имтиханын уздыру технологиясен куллану буенча Бөтенроссия тренировка чарасы узды. Сынау Казан шәһәренең Совет районы 8нче гимназиясе - Мәгариф үзәгендә урнашкан ППЭ 6001 базасында узды. Чараның төп бурычы Linux операцион системасында БДИ үткәрү өчен программаның эшчәнлеген тикшерү булды. Тренировка укучылар катнашыннан башка уздырылды һәм булачак имтихан кампаниясенең техник әзерлененә юнәлдерелде. Тренировка барышында белгечләр имтихан процедураларының тулы циклын сынап карадылар: имтихан материалларын турыдан-туры аудиторияләрдә бастырудан алып җавап бланкларын сканерлауга һәм аларны сакланган интернет-каналлар аша тапшыруга кадәр. Тренировкалар үткәрү өчен инглиз теле (язма өлеш) һәм география буенча контроль үлчәү материаллары кулланылды. Тренировка чарасында ППЭ оештыручылары, техник белгечләр, Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары һәм мәгълүмати куркынычсызлык өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Мондый күнегүләр бөтен Россия буенча уза һәм 2026 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең мөһим этабы булып тора, имтихан инфраструктурасының югары технологик әзерлеген тәэмин итә.