Россия Мәгариф министрлыгы ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен биш фән буенча БДИның минималь балларын арттырды.

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен биш фән буенча БДИның минималь балларын арттырды. Бу хакта Мәскәү дәүләт педагогия университеты ректоры Алексей Лубков хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, БДИның минималь үтү баллары Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм быел узган ел белән чагыштырганда кайбер дисциплиналар буенча арттырылган. Шулай итеп, информатика буенча минималь балл бер пунктка арткан һәм хәзер 45 тәшкил итә. Тарих буенча өч баллга – 38 гә кадәр күтәрелгән. Математика һәм физика буенча минималь балл шулай ук бер пунктка – 40 ка кадәр арттырылган. Иң зур үзгәреш чит телгә кагылган: минималь балл берьюлы биш пунктка арткан һәм 35кә җиткән. Шул ук вакытта биология, география, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, рус теле һәм химия буенча таләпләр үзгәрешсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International