Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәр дәүләт органы эшчәнлегендә мөһим роль уйный. Әлеге юнәлеш аша гражданнар дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итүгә үзләренең конституцион хокукларын гамәлгә ашыралар.
Департаментта даими рәвештә киңәшмәләр уздырыла, аларда гражданнар мөрәҗәгатьләре тикшерелә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителә. 2025 елда Департаментка гражданнардан барлыгы 2293 мөрәҗәгать кергән, шуларның 101е Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә коррупция күренешләре мәсьәләләре буенча.
Мөрәҗәгатьләрне карау барышында мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 8 кисәтү игълан ителде.
2025 ел дәвамында гражданнар ешрак түбәндәге сораулар буенча мөрәҗәгать иттеләр:
· Мәгариф өлкәсендәге кануннарны аңлату
· Түләүле белем бирү хезмәтләрен тиешенчә күрсәтмәү
· Белем бирү эшчәнлеген лицензиясез гамәлгә ашыру
· Департамент тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу
· ФИС ФРДО белем алу турындагы документлар хакында белешмәләр кертү
· Мәгариф учреждениеләренә (шул исәптән 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга) кабул итү
· Балигъ булмаганнарның хокукларын бозу
· Мәгариф турындагы документларга апостиль кую
· Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА)уздыруга бәйле мәсьәләләр
· Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә карата шикаятьләр
· Мәгариф учреждениеләрендә балигъ булмаганнарның имгәнүләре
· Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларындагы конфликтлы вәзгыятьләр коррупция юнәлешендәге мөрәҗәгатьләрнең төп темалары булды:
· Оешма ихтыяҗлары өчен акча җыю, эш дәфтәрләре, бүләкләр
· Хезмәт хакын һәм премияләрне хокуксыз бүлү
· Стимуллаштыручы түләүләр исәпләү мәсьәләләрендә мәнфәгатьләр конфликты
· Уку материалларын сатып алырга мәҗбүр итү
Мөрәҗәгатьләрне карау йомгаклары буенча 2025 елда мәгариф учреждениеләренең 91 хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган
Исегезгә төшерәбез, коррупция фактлары буенча мөрәҗәгатьне сез мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша калдыра аласыз https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm яки электрон почтага Departament.Nadzora@tatar.ru юллый аласыз.