Сотрудники отдела лицензионного контроля образовательных организаций Департамента надзора и контроля в сфере образования приняли участие в ежегодной образовательной акции «Татарча диктант» в Министерстве образования и науки Республики Татарстан.
Акции «Татарча диктант» проходит с 14 по 16 ноября. Зачитывала текст учитель родного (татарского) языка и литературы лицея № 146 «Ресурс» г.Казани Айсылу Мухаметова – победитель Всероссийского конкурса «Лучший учитель татарского языка и литературы – 2025», финалист Всероссийского профессионального конкурса «Лучший учитель родного языка и родной литературы – 2025».
Во всех образовательных организациях Татарстана также организованы площадки акции, созданы условия для обучающихся, родителей и педагогов.
Десятый, юбилейный диктант на татарском языке объединит тысячи участников не только в России, но и по всему миру. Основная цель акции — проверка уровня грамотности на татарском языке и популяризация родного языка среди широкого круга людей.
Как отмечают организаторы акции, точки для проведения диктанта в этом году зарегистрированы в 68 регионах России и 26 иностранных государствах. География охватывает не только страны СНГ, но и такие государства как Египет, Италия, Франция, Венгрия и Германия.
Участие в «Татарча диктант» является добровольным и бесплатным.
Написать диктант может каждый желающий независимо от возраста, образования, профессии или места проживания.
___________
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф оешмаларының лицензия контроле бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар.
«Татарча диктант» акциясе 14-16 ноябрь көннәрендә уза. Текстны «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2025» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалисты - Казан шәһәренең «Ресурс» 146 нчы лицееның туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова укыды.
Татарстанның барлык мәгариф оешмаларында да акция мәйданчыклары оештырылган, укучылар, ата-аналар һәм педагоглар өчен шартлар тудырылган.
Татар телендәге унынчы юбилей диктант Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буенча меңләгән катнашучыны берләштерде. Акциянең төп максаты - татар телендәге грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү һәм туган телне киң даирә кешеләре арасында популярлаштыру.
Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел диктант уздыру нокталары Россиянең 68 төбәгендә һәм 26 чит илдә теркәлгән. География БДБ илләрен генә түгел, Мисыр, Италия, Франция, Венгрия һәм Германия кебек дәүләтләрне дә колачлый.
«Татарча диктант»та катнашу ирекле һәм түләүсез.
Диктантны яшенә, белеменә, һөнәренә яки яшәү урынына бәйсез рәвештә теләгән һәркем яза ала.