В Татарстане с начала 2025 года выдали 49 жилищных сертификатов детям-сиротам
Сегодня заместитель министра – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования Рамис Гаптраисович Музипов выступил на брифинге в Кабинете Министров РТ «О жилищном строительстве и социальных жилищных программах в Республике Татарстан».
В своем выступлении Рамис Гаптраисович Музипов рассказал о мерах поддержки детей-сирот в Республике Татарстан и обеспечение их жилыми помещениями .
За первые 10 месяцев текущего года сироты получили 49 жилищных сертификатов. Всего было подано 138 заявлений на получение таких сертификатов.
В предыдущем году при подаче 17 заявлений было выдано только 11 сертификатов. Таким образом, в нынешнем году число выданных сертификатов увеличилось в 4,5 раза.
Сертификаты предназначены для погашения ипотечных кредитов на квартиры площадью не менее 33 квадратных метров. Получить сертификат могут дети-сироты старше 23 лет, обладающие официальным доходом не ниже минимальной заработной платы, не имеющие задолженностей по налогам, психических расстройств, алкогольной зависимости и судимости.
По материалам: https://realnoevremya.ru/news/364280-v-tatarstane-s-nachala-2025-goda-vydali-49-zhilischnyh-sertifikatov-sirotam
Видеотрансляция : https://vk.com/video-211118716_456239229
___________
Татарстанда 2025 ел башыннан ятим балаларга 49 торак сертификаты бирелде
Бүген министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында торак төзелеше һәм социаль торак программалары турында» дигән брифингта чыгыш ясады.
Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов үз чыгышында Татарстан Республикасында ятим балаларга ярдәм чаралары һәм аларны торак белән тәэмин итү турында сөйләде.
Агымдагы елның беренче 10 аенда ятимнәр 49 торак сертификаты алды. Мондый сертификатлар алуга барлыгы 138 гариза бирелгән.
Узган ел 17 гариза бирелгән һәм 11 сертификат кына бирелгән иде. Шулай итеп, быел бирелгән сертификатлар саны 4,5 тапкырга арткан.
Сертификатлар 33 квадрат метрдан да ким булмаган мәйданлы фатирларга ипотека кредитларын түләү өчен каралган. Сертификатны 23 яшьтән өлкәнрәк, рәсми кереме минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган, салымнар буенча бурычлары, психик тайпылышлар, алкогольгә бәйлелеге һәм хөкем ителүе булмаган ятим балалар ала ала.
Материаллар буенча: https://realnoevremya.ru/news/364280-v-tatarstane-s-nachala-2025-goda-vydali-49-zhilischnyh-sertifikatov-sirotam
Видеотрансляция : https://vk.com/video-211118716_456239229