Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгында урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгында урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар
 
2025 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш: Коррупция куркынычларын профилактикалау»  темасына киңәйтелгән түгәрәк өстәл утырышы узды.
 
Чарада Казан шәһәренең урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре шәхси катнашты, шулай ук видеоконференция форматында киңәшмәгә республиканың  70ләп урта һөнәри белем бирү учреждениесе кушылды.
 
Министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов үзенең докладында Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы тору турында сөйләде.
 
ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы кануннарның үтәлешен күзәтү бүлегеннән Альбина Рамил кызы Гыйләҗева һәм ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Бәдертдин кызы Шрша Республикада коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
 
Эш тәҗрибәләреннән учреждениеләрдә коррупция куркынычларын профилактикалау буенча «Казан энергетика көллияте» ДАҺБУ директоры Азат Илгизәр улы Хәбибуллин һәм «Казан медицина көллияте» ДАҺБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Алексей Владимирович Шулаев сөйләделәр.
 
Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар коррупциягә каршы торуның иң нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар, уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы эшчәнлекне камилләштерүнең киләчәк юнәлешләрен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International