Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде

Бүген мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләренә бюрократик йөкләнешне киметү мәсьәләләре буенча ВКС уздырды. Киңәшмәдә район мәгариф бүлекләренең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
 
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов кабат педагогик хезмәткәрләр тутыруга мәҗбүри документлар исемлеген һәм MAX мессенджерын эш максатларында файдалану турында сөйләде.
СП "Цифрлы белем" (“Сферум” белем бирү платформасы) генераль директоры Рубен Эрнстович Акопов MAX мессенджеры аша белем бирү сервисларын тоташтыру буенча еш бирелгән сорауларга җавап бирде, мессенджерның мөмкинлекләре һәм өстенлекләрен күрсәтте.

Муниципаль районнардан тәкъдимнәр һәм инициативалар турында фикер алышуга аерым игътибар бирелде, алар арасында Яр Чаллы шәһәре, Мамадыш, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск районнары, Казан шәһәренең Вахитов, Идел буе, Киров, Мәскәү районнары вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International