Департамент надзора и контроля в сфере образования Республики Татарстан оперативно отреагировал на обращение гражданина о возврате денежных средств при расторжении договора на образовательные услуги.
В ходе рассмотрения обращения установлено, что заявитель заключил договор на прохождение курса по направлению IT-технологий с частной организацией на сумму более 145 тысяч рублей. Ознакомившись с учебными материалами, гражданин принял решение отказаться от дальнейшего обучения и направил заявление о расторжении договора с возвратом уплаченных средств.
С руководством организации проведена необходимая разъяснительная работа, в результате чего своевременно и в полном объеме были удовлетворены требования заявителя. Вся сумма возвращена заявителю.
Департамент в очередной раз напоминает гражданам, что перед заключением договоров на образовательные услуги необходимо внимательно изучать их содержание и условия.
_________
Татарстан Республикасы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты гражданинның мәгариф хезмәтләренә шартнамәне өзгәндә акчаларны кире кайтару турындагы мөрәҗәгатенә оператив рәвештә җавап бирде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгать итүченең шәхси оешма белән IT-технологияләр юнәлеше буенча 145 мең сумнан артык суммага килешү төзегәнлеге ачыкланды. Уку материаллары белән танышканнан соң, гражданин алга таба укудан баш тартырга карар кабул итә һәм түләнгән акчаларны кире кайтару белән шартнамәне өзү турында гариза җибәрә.
Оешма җитәкчелеге белән аңлату эшләре алып барылды, нәтиҗәдә мөрәҗәгать итүченең таләпләре үз вакытында һәм тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Бөтен сумма мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарылды.
Департамент гражданнарга белем бирү хезмәтләренә килешү төзү алдыннан аларның эчтәлеген һәм шартларын игътибар белән өйрәнергә кирәк, дип кабат искә төшерә.