Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ катнашучыларыннан, аларның ата-аналарыннан һәм укытучылардан бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү турындагы тәкъдимнәр җыюны төгәлләде. Мондый сораштырулар БДИның төп чоры тәмамланганнан соң ел саен әлеге хезмәт тарафыннан үткәрелә.
Барлыгы махсус почтага якынча 200 тәкъдим килгән. Аларның күбесе имтиханнар үткәрү тәртибен камилләштерүгә кагылган. Аерым алганда, БДИ катнашучыларының шәхси кабинетларында аудиофайлларны чит телләр буенча имтиханның телдән өлешенә куелган биремнәргә җаваплар белән урнаштырырга, җавапларның өстәмә бланкларын бирү процессын оптимальләштерергә һәм калькуляторларны тикшерергә, профильле математика буенча БДИда калькулятордан файдаланырга рөхсәт итәргә тәкъдим кертелгән. Шулай ук БДИ катнашучылары өчен билгеле бер форма кертү тәкъдиме дә бар, ул видеокамераларны һәм башка элемтә чараларын җиңел яшерергә мөмкин булган пиджакларны һәм башка кием-салымнарны кимәү турында.
Ике тәкъдим уңайлы шартлар тудыруга кагылган: имтиханнар үткәрүнең барлык пунктларында су эчү режим оештырырга һәм имтиханнарга портатив вентиляторлар алып килергә рөхсәт итәргә. Рус теле буенча БДИны база һәм профильле дәрәҗәгә бүлү, кайбер фәннәр буенча имтиханнарның дәвамлылыгын арттыру, контроль үлчәү материалларын камилләштерү, физика буенча БДИда эксперименталь өлеш кертү һәм башка бик күп тәкъдимнәр кергән. БДИ һәм ТДИ уздырганда кадрлар белән тәэмин итүгә һәм имтиханнар оештыручыларның эше өчен уңайлы шартлар оештыруга кагылышлы берничә тәкъдим булган.
Традиция буенча БДИны гамәлдән чыгару турында тәкъдимнәр дә, шуның белән бергә имтиханнарның бу формасын саклап калуга басым ясаган хатлар да бар.
“Рособрнадзор ел саен уздыра торган БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю имтиханнарда катнашучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын нәрсә борчыганын аңларга мөмкинлек бирә. Без барлык тәкъдимнәрне җентекләп анализлыйбыз һәм имтиханны уңайлырак һәм объектив итү өчен иң яхшы идеяләрне практикага кертәбез ", - дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.
Кергән барлык тәкъдимнәр Рособрнадзор һәм ФИПИ белгечләре тарафыннан каралачак.