11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы 2025 елның 3 декабрендә узачак

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы 2025 елның 3 декабрендә узачак

Өстәмә көннәр итеп 4 февраль һәм 8 апрель билгеләнгән.

 

11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән йомгаклау иншасы 2025 елның 3 декабрендә узачак. Өстәмә көннәр 4 февральдә һәм 8 апрельдә билгеләнгән, дип ТАССка Рособрнадзор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе буенча, йомгаклау иншасы декабрьдә беренче чәршәмбесендә, февральнең беренче чәршәмбесендә һәм апрельнең икенче чәршәмбесендә уздырыла. Агымдагы уку елында бу көннәр 3 декабрьгә, 4 февральгә һәм 8 апрельгә туры килә", - диелә хәбәрдә.

Ведомствода шулай ук, йомгаклау иншасын өстәмә срокта "незачет" алган, шулай ук дәүләт йомгаклау иншасына (изложениегә) килмәгән яки аны язуны документаль расланган нигезле сәбәпләр буенча төгәлләмәгән, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозган өчен чыгарылган укучылар өстәмә срокта яза алачак, дип билгеләп үттеләр.

 

Тасс мәгълүматы буенча https://tass.ru/obschestvo/24940775

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International