Яр Чаллы мәктәбендә эш дәфтәрләренә акча җыюга карата шикаять каралды

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Яр Чаллы мәктәбендә эш дәфтәрләренә акча җыюга карата шикаять каралды

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Яр Чаллы мәктәпләренең берсендә эш дәфтәрләренә акча җыю турындагы шикаятне карады. Мөрәҗәгатьне карау барышында класс җитәкчесе ата-аналарга, әлеге мәсьәләне мәгариф оешмасы җитәкчелеге белән килештермичә, эш дәфтәрләре сатып алырга киңәш иткән.

Департамент тарафыннан мәгариф өлкәсендәге гамәлдәге кануннар таләпләрен мәктәп җитәкчелегенә һәм гамәлгә куючыга аңлатылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылды, мәктәп директорына телдән кисәтү ясалды.

Исегезгә төшерәбез, мәгариф турында канунның 28 маддәсендәге 3 өлешнең 9 пункты нигезендә белем бирү оешмасы белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле дәреслекләр һәм уку әсбаплары исемлеген мөстәкыйль билгели һәм аларны файдалануга җибәрә. Эш дәфтәре укучыларның мөстәкыйль эшләве өчен уку ярдәмлеге булып тора. Әгәр мондый дәфтәр директор боерыгы белән расланган уку пособиеләре исемлегенә кертелгән булса, аны сатып алу ата-аналар исәбенә түгел, ә бюджет акчалары исәбеннән башкарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International