Департамент защитил права обучающихся
В Департамент надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан обратилась гражданка с жалобой на работу одной из автошкол республики. Заявительница сообщила, что мастер производственного обучения халатно выполнял свои обязанности – практические занятия проводились не в полном объёме, учебный процесс страдал от нехватки необходимого количества часов вождения.
В ходе рассмотрения обращения подтвердились факты халатного отношения мастера производственного обучения автошколы к выполнению своей работы и неполного проведения практических занятий по вождению. Из-за недобросовестного отношения инструктора к процессу обучения и недостаточного уровня приобретённых знаний обучающаяся не смогла сдать экзамен в рамках учебного процесса.
Недостаточное количество часов практического вождения, формальное проведения занятий и нарушение учебного плана со стороны инструктора негативно сказались на уровне подготовки курсанта.
Чтобы исправить ситуацию и повысить качество обучения, было принято решение заменить инструктора, устранить выявленные недостатки в учебном процессе. После принятых мер заявительница успешно прошла внутренний экзамен по правилам дорожного движения, а инструктор был привлечён к дисциплинарной ответственности.
___________
Департамент укучыларның хокукларын яклады
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына гражданка республикадагы автомәктәпләрнең берсенә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, укыту мастеры үз вазыйфаларын ваемсыз башкарган – практик дәресләр тулы күләмдә үткәрелмәгән, уку процессында машина йөртү сәгатьләре җитмәгән.
Мөрәҗәгатьне карау барышында автомәктәпнең укыту мастерының үз эшен башкаруга салкын карашы һәм машина йөртү буенча практик дәресләрне тулысынча уздырмау фактлары расланды. Инструкторның уку процессына намуссыз мөнәсәбәте һәм алган белемнәренең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы аркасында укучы уку процессы кысаларында имтихан тапшыра алмаган.
Практик йөртү сәгатьләренең җитәрлек булмавы, дәресләрне формаль үткәрү һәм инструктор тарафыннан уку планын бозу курсантның әзерлек дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясаган.
Ситуацияне төзәтү һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен инструкторны алыштырырга, уку процессында ачыкланган кимчелекләрне бетерергә карар кылынды. Кабул ителгән чаралардан соң мөрәҗәгать итүче юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча эчке имтиханны уңышлы узды, ә инструктор дисциплинар җаваплылыкка тартылды.