Департамент помог родителям добиться открытия новых профильных классов
В Департамент надзора и контроля в сфере образования РТ обратились родители выпускников 9-х классов Елабужского района с просьбой содействовать в открытии 10 класса социально-гуманитарного профиля. В ходе рассмотрения обращения было установлено, что количество желающих обучаться по данному профилю достаточно для формирования отдельного класса. В результате принято решение об открытии социально-гуманитарного 10 класса с нового учебного года.
Аналогичная ситуация произошла в Лаишевском районе, где по итогам рассмотрения заявления родителей, помимо уже существующего химико-биологического профиля, принято решение об открытии общеобразовательного (универсального) 10 класса.
Также с просьбой об открытии универсального класса обратились и родители одной из школ Казани. Учитывая позицию родителей, администрация школы приняла решение с нового учебного года организовать обучение по универсальному профилю.
_____
Департамент ата-аналарга яңа профильле сыйныфлар ачырга ярдәм итте
ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Алабуга районының 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары социаль-гуманитар профильнең 10 сыйныфын ачуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне карау барышында әлеге профиль буенча укырга теләүчеләр санының аерым сыйныф формалаштыру өчен җитәрлек булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә яңа уку елыннан 10 нчы сыйныфны ачу турында карар кабул ителде.
Шундый ук хәл Лаеш районында булды, анда ата-аналарның гаризасын карау нәтиҗәләре буенча, инде гамәлдә булган химик-биологик профильдән тыш, гомуми белем бирү (универсаль) 10 сыйныфны ачу турында карар кабул ителде.
Шулай ук универсаль сыйныфны ачу үтенече белән Казанның бер мәктәбенең ата-аналары мөрәҗәгать итте. Ата-аналарның позициясен исәпкә алып, мәктәп администрациясе яңа уку елыннан универсаль профиль буенча белем бирүне оештыру турында карар кабул итте.