О результатах рассмотрения обращения
Департаментом надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан было рассмотрено обращение по вопросам необъективного оценивания учебного предмета «Физика» и неправомерного отказа в выдаче медали выпускнику одной из школ г. Казани.
В ходе рассмотрения обращения подтвердились факты нарушения правил выставления оценок. Учитель физики в мае 2025 года внесла в классный журнал оценку «2» обучающемуся 11 класса за невыполненную контрольную работу в феврале 2025 года. При этом ученик отсутствовал на данном уроке. Из-за неверно поставленной отметки была занижена итоговая оценка учащегося, вследствие чего выпускнику необоснованно отказано в получении аттестата с отличием и медали II степени.
Сотрудники Департамента установили факт нарушения сроков выставления результатов письменной работы. Согласно внутренним правилам школы оценки должны были быть выставлены в течение 1 недели.
В результате рассмотрения обращения: ранее выданный аттестат аннулирован, выдан новый аттестат с отличием и медаль II степени.
___________
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре турында
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Казан шәһәренең бер мәктәбендә «Физика» предметын объектив бәяләмәү һәм шул сәбәпле медаль бирүдән баш тарту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать каралды.
Мөрәҗәгатьне карау барышында билге кую кагыйдәләрен бозу фактлары расланды. Физика укытучысы 2025 елның маенда сыйныф журналына 2025 елның февралендә үтәлмәгән контроль эше өчен 11 сыйныф укучысына "2" билгесе куйган. Укучы әлеге дәрестә бөтенләй булмаган. Дөрес куелмаган билге аркасында укучының йомгаклау билгеләре түбәнәйгән, шуның нәтиҗәсендә чыгарылыш укучысына нигезсез рәвештә аерымлык белән аттестат һәм II дәрәҗә медаль бирмәгәннәр.
Департамент хезмәткәрләре язма эш нәтиҗәләрен кую срокларын бозу фактын ачыкладылар. Мәктәпнең эчке кагыйдәләре буенча билге 1 атна дәвамында куелырга тиеш.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә чыгарылыш сыйныф укучыларының хокуклары торгызылды: элек бирелгән аттестат юкка чыгарылды, яңа аерымлык белән аттестат бирелде һәм II дәрәҗә медальгә ия булды.