Укучыларга акчаны кире кайтару: департамент түләүле курслардан баш тартканда гаилә хокукларын яклады

2025 елның 15 июле, сишәмбе

 

Возврат средств учащимся: департамент защитил права семьи при отказе от платных курсов

В департамент надзора и контроля в сфере образования поступило обращение гражданки по вопросу возврата денежных средств после отказа от обучения в частном образовательном центре. Как выяснили специалисты департамента, заявительница ранее заключила договор на обучение сына по дополнительным программам «Создание игр» и «Дизайн» в онлайн-формате. Общая стоимость курсов составляла 228 тыс. руб., срок обучения — 24 месяца. Спустя 8 месяцев семья приняла решение прекратить дальнейшее обучение, однако образовательный центр отказал в возврате полной суммы за неиспользованный период, предложив вернуть лишь частичную компенсацию в размере 45 тысяч рублей.

В результате проведённой разъяснительной работы департамента с руководством центра, ситуация была урегулирована: семье вернули свыше 116 тысяч рублей, что соответствует стоимости оставшихся неизученных уроков.

Департамент напоминает, что права обучающихся должны соблюдаться, включая право на возврат средств при расторжении договора пропорционально неоказанным образовательным услугам.
_______
Укучыларга акчаны кире кайтару: департамент түләүле курслардан баш тартканда гаилә хокукларын яклады

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына шәхси белем бирү үзәгендә укудан баш тартканнан соң акчаларны кире кайтару мәсьәләсе буенча гражданка мөрәҗәгать итте. Департамент белгечләре ачыклаганча, мөрәҗәгать итүче элегрәк "Уеннар оештыру" һәм "Дизайн" өстәмә программалары буенча улын укытуга онлайн-форматта килешү төзегән. Курсларның гомуми бәясе - 228 мең сум, уку срогы - 24 ай. 8 айдан соң гаилә алга таба укуны туктатырга карар кабул иткән, әмма мәгариф үзәге файдаланылмаган чор өчен тулы сумманы кире кайтарудан баш тарткан, бары тик 45 мең сум күләмендә өлешчә компенсация генә кайтарырга тәкъдим иткән.

Шәхси үзәк җитәкчелеге белән департаментның аңлату эшләре алып барылу нәтиҗәсендә, хәл җайга салынды: гаиләгә 116 мең сумнан артык акча кайтарылды, әлеге сумма өйрәнелмәгән дәресләрнең бәясенә туры килә.

Департамент, килешүне өзгәндә күрсәтелмәгән белем бирү хезмәте өчен акчаларны кире кайтару хокукын да кертеп, белем алучыларның хокуклары үтәлергә тиешлеген искәртә.

Оценили 0 человек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International