Иннополиста инженерлык мәгарифен үстерү һәм яңа канун чыгару инициативалары турында фикер алыштылар
25 нче июнь көнне Югары Ослан районының Иннополис мәктәбендә “Инженерлык вертикале: мәктәптә укучыларга һөнәри белем бирү тирәлеген булдыру һәм үстерү” темасына республика август киңәшмәсенең секция утырышы булып узды.
Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Иннополис шәһәре мэры Дмитрий Вандюков, Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, «Цифровое образования» СП генераль директоры Рубен Акопов, Мәгарифне үстерү институтының мәгариф һәм методик эш буенча проректоры Лариса Шәмсетдинова, мәгариф идарәләре, методик үзәкләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Катнашучылар бердәм дәүләт дәреслекләренә күчү, билге кую системасын унификацияләү, Җиңүнең 80 еллыгы елында тарихи мәгърифәтне үстерү шартларында бердәм белем бирү киңлеген үстерү, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин куйган бурычларны исәпкә алып, программаларны эшләү һәм тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Доклад белән Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов чыгыш ясады һәм белем бирү турындагы кануннардагы мөһим яңалыкларны тәкъдим итте:
• Уку планында үзгәрешләр
• Педагогларның квалификациясен күтәрүгә яңа алымнар
• Студентларның педагогик эшчәнлектә катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү
• Яңа предметны белем бирү программасына кертү
• Бәяләү системасын камилләштерү
Утырыш Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсенә әзерлек этабы булып тора.