Татарстанда укытучыларга ДЙАда катнашкан өчен өстәмә түләүне 10 тапкырга арттырачаклар

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

В Татарстане учителям в 10 раз повысят доплату за ГИА

В Татарстане учителям в 10 раз повысят доплату за участие в государственной итоговой аттестации (ГИА). Согласно постановлению кабмина РТ, размер доплаты составит 200 рублей в час.

Ранее размер доплаты составлял всего 19,26 рубля в час, и после повышения учителя смогут зарабатывать до 1,2 тысячи рублей за день.

По данным мониторинга, с учетом новых выплат Татарстан войдет в пятерку лидеров по оплате труда учителей за организацию ГИА. Первое место в этом рейтинге занимает Санкт-Петербург с доплатой в 1 763 рубля, на втором месте – Ленинградская область (1 530 рублей), третье место занимает Москва (1,4 тысячи рублей), а четвертое – Якутия (1 314 рублей).
__________

 

Татарстанда укытучыларга ДЙАда катнашкан өчен өстәмә түләүне 10 тапкырга арттырачаклар

Татарстанда укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ДЙА) катнашкан өчен өстәмә түләүне 10 тапкыр арттырачаклар. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә өстәмә түләү күләме сәгатенә 200 сум тәшкил итәчәк.

Элек өстәмә түләү сәгатенә нибары 19,26 сум тәшкил итте, быелдан укытучы көненә 1,2 мең сумга кадәр акча эшли алачак.

Мониторинг мәгълүматлары буенча, яңа түләүләрне исәпкә алып, Татарстан ДЙАда катнашучы өчен укытучыларның хезмәт хакы буенча лидерлар бишлегенә керәчәк. Бу рейтингта беренче урынны 1763 сум белән Санкт-Петербург алып тора, икенче урында - Ленинград өлкәсе (1530 сум), өченче урында - Мәскәү (1,4 мең сум), ә дүртенче урында Якутия (1314 сум).

 

по материалам: https://trt-tv.ru/2025/05/27/v-tatarstane-uchitelyam-v-10-raz-povysyat-doplatu-za-gia/

 

#ГИА #ЕГЭ #образованиеТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International