Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы

2025 елның 25 апреле, җомга

2025 елның 25 апрелендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышында республиканың 6 мәгариф учреждениесенең (филиалларының) белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәре бәяләмәсе каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге мәгариф учреждениеләрен (филиалларны) аккредитацияләү турында карарлар кабул ителде:

09.02.07 Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру белем бирү программасы буенча «Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Әлмәт филиалы;

54.02.01 Дизайн (тармаклар буенча) белем бирү программасы буенча «Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Түбән Кама филиалы;

44.02.01 Мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча «Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Чистай филиалы;

43.01.09 Повар, кондитер белем бирү программасы буенча «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе;

башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авылы «Гармония» күп профильле лицее» МБГБУ;

урта гомуми белем бирү программасы буенча "14 нче гимназия" МБГБУ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International