«Урында ориентлашу» темасы буенча ОБЗР педагог-оештыручылары өчен семинар-киңәшмә
Шимбә көнне Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы ОБЗР педагог-оештыручылары өчен республика семинар-киңәшмәсендә катнашты. Чара «Урында ориентлашу» темасына багышланган иде һәм Казан шәһәренең Киров районындагы 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясе базасында узды
Семинарда шулай ук катнаштылар:
· Җиһаншин Азат Илдус улы, 7 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты;
· Шиллер Дмитрий Августович, Татарстан Республикасында Россия географик җәмгыяте бүлеге рәисе.
· Нәбиуллин Равил Расип улы, Казан шәһәренең «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең академик төркемнәре кураторы;
· Ершова Татьяна Константиновна, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе.
· республиканың 150дән артык педагогы.
189 нчы гимназия, Арча, Югары Ослан, ӨБМБУ “Киңлек” балалар һәм яшүсмерләр өчен туризм һәм экскурсияләр йорты”, “В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты” педагоглары, Татарстан Республикасында Россия географик җәмгыяте вәкилләре уздырган методик мәйданчыклар эше оештырылды.
Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- “Табигать мохитендә иминлек” модуле кысаларында ОБЗР предметын программалы-методик яктан оештыру;
- 8-9 сыйныф укучылары өчен картасыз урында ориентлашуга өйрәтүнең гамәли юнәлешле методлары;
- 10-11 сыйныф укучылары өчен хәрби топографияне өйрәтүнең гамәли-юнәлешле методлары;
- спорт ориентлашуы өлкәсендә өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру;
- спорт ориентлашуы һәм топография буенча ярышлар оештыру һәм үткәрү;
- “Топография нигезләре һәм урында ориентлашу” өстәмә һөнәри белем бирү программасы.
Семинар барышында катнашучылар барлык категория гражданнар өчен «ориентлашу» модуленең актуальлеген, гражданнарны мәктәп укучыннан башлап өлкәннәргә кадәр төрле юнәлешләрдә өйрәтү кирәклеген билгеләп үттеләр, ОБЗР дәресләрендә «Урында ориентлашу» темасын укыту процессында килеп чыккан проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8 сыйныфында җәйге укыту-кыр җыеннары программасы проекты буенча фикер алыштылар.
Бу атнада ТР гомуми белем бирү оешмаларының физкультура укытучылары өчен шундый ук семинар планлаштырылган.