Әлмәт шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә профилактик визитлар

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә профилактик визитлар

Мәгариф учреждениеләре инициативасы белән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре Әлмәт шәһәрендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыннарында әңгәмәләр форматында профилактик визитлар үткәрделәр:

• Әлмэт шәһәренең татар телендә башлангыч гомуми белем бирүче «Нур» мәктәбе» шәхси гомуми белем бирү оешмасы.
• «Рус православие чиркәвенең (Мәскәү Патриархаты) Әлмәт Епархиясе» дини оешмасының шәхси гомуми белем бирү учреждениесе «Изге кенәз Владимир исемендәге Әлмәт шәһәренең гимназиясе»
• Шәхси белем учреждениесе «23 нче урта мәктәп «Менеджер»
• МАГББУ «Адымнар-Әлмәт»
• «Татнефть-мәктәп» ШГБУ

Профилактик визитлар - контроль органы хезмәткәре белән профилактик әңгәмә.
Әңгәмә барышында Департамент вәкилләре түбәндәге темалар буенча киңәш бирде:
• гамәлдәге кануннар нигезендә локаль норматив актлар әзерләү һәм раслау буенча;
• белем бирү оешмасы сайтларында мәгълүмат урнаштыру буенча;
• ВПР үткәрүнең объективлыгы буенча;
• эш программалары, уку планнары, ФОПлар белән эшләү буенча.
Һәр профвизитта контрольдә тотылган затлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм шәхси рекомендацияләр ала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International