Яр Чаллы һәм Казан мәгариф учреждениеләренә профилактик визитлар

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Яр Чаллы һәм Казан мәгариф учреждениеләренә профилактик визитлар
13 мәгариф учреждениесе инициативасы буенча мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыннарында әңгәмә форматында профилактик визитлар оештырды:
• «Усмания» мәктәбе» шәхси белем бирү учреждениесе
• Казан ш. Киров районының «57 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ
• АНО "Бала-Сити" (Балалар шәһәре)
• Казан ш. Идел буе районының «Лобачевский» белем бирү үзәге
• Гимназия «Акыллы буын» шәхси белем бирү учреждениесе
• Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
• Яр Чаллы шәhәренең «№51 урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
•  Яр Чаллы шәһәренең «64 нче прогимназия» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
• «В.В.Давыдов исемендәге гимназия» дәүләти булмаган (шәхси) эксперименталь гомуми белем бирү учреждениесе
• Шәхси эшмәкәр Галиулина Альбина Әхмәт кызы (“Smart People” шәхси мәктәбе)
• «Машенька» 45 нче балалар бакчасы» МБМББУ
• «Айгөл» 47 нче баланың аң  - белемен үстерү үзәге» МБМББУ
• «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы» МАМББУ

Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре профилактик әңгәмә барышында киңәшләр бирделәр:
• гамәлдәге кануннар нигезендә локаль норматив актлар эшләү һәм раслау буенча
• мәгариф оешмасы сайтларында мәгълүмат урнаштыру буенча
• ВПР үткәрүнең объективлыгы буенча
• эш программалары, уку планнары, ФОПлар белән эшләү буенча
• лицензия таләпләрен үтәү буенча
• белем бирү процессын оештыру буенча.
Мәктәпләр белгечләргә норматив-хокукый базага, белем бирү процессын оештыруга кагылышлы сораулар бирү мөмкинлеге алды. Мондый визитлар мәгариф учреждениеләре тарафыннан мөмкин булган хокук бозуларны ачыкларга һәм бетерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International