Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән киңәшмәдә катнашты

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән киңәшмәдә катнашты

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән судка кадәр шикаять бирү һәм контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыру механизмы кысаларында шикаятьләрне карау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә Россия Икътисади үсеш министрлыгының Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген лицензияләү, аккредитацияләү һәм үз-үзен җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Игорь Судец рәислегендә уздырылды.

Игорь Судец контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендәге кануннарның төп яңалыкларын сөйләде, судка кадәр шикаять бирү һәм контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге, контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрына контроль (күзәтчелек) чаралары актларын кертү мәсьәләләрен карады.

Кануннардагы яңа үзгәрешләр нигезендә, мәҗбүри профилактик визитлар өчен нигез булып контроль (күзәтчелек) төре турындагы нигезләмәдә язылган билгеле бер куркынычсызлык категорияләре тора. Канун белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычларын профилактикалау программалары мәҗбүри профилактик визит уздыру өчен нигез булып тормый.

Контроль объектларын категорияләү контроль төрләренең Бердәм реестрына (алга таба - ЕРВК) тиешле мәгълүмат кертү юлы белән башкарылырга тиеш, дип билгеләп үтелде. Әгәр ЕРВКда мәгълүмат булмаса, объект категорияләнмәгән булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International