Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча бер оешмадан икенчесенә күчерү процедурасын камилләштерә

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча бер оешмадан икенчесенә күчерү процедурасын камилләштерә

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы 24 гыйнварда «Укучыларны мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы бер оешмадан тиешле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы башка оешмаларга күчерү тәртибен һәм шартларын раслау турында» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2024 елның 9 декабрендәге 862 номерлы боерыгы теркәде.
Тиешле боерык Норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында бастырылган.
Документ балигъ булмаганнарны күчерү процедурасын камилләштерү максатларында әзерләнгән. Аның нигезендә тубәндәге шартларда күчерү тормышка ашырылачак:
- белем алучының ата-анасы (законлы вәкилләре) инициативасы буенча;
- башлангыч оешма эшчәнлеге туктатылган, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне гамәлдән чыгарган очракта;
- лицензия гамәле туктатылган очракта.
Укучыларны күчерү уку елы чорына (вакытына) бәйле түгел.
Әлеге боерык РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 28 декабрендәге 1527 номерлы норматив хокукый акты белән расланган тәртипне гамәлдән чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International