Россия Мәгариф министрлыгы дәреслекләрнең федераль исемлеген яңартты.

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы дәреслекләрнең федераль исемлеген яңартты.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2024 елның 5 ноябрендәге 769 номерлы боерыгы "Башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү, урта гомуми белем бирү дәүләт аккредитациясе булган белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда файдалануга кертелгән дәреслекләрнең федераль исемлеген раслау һәм алар белән комплектта эшләнгән дәреслекләрдән файдалануның срогын билгеләү турында" боерыгы Россия Юстиция министрлыгында 11 декабрьдә теркәлгән.
- гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда куллану өчен яңа федераль дәреслекләр исемлеге билгеләнгән.
- яңа исемлеккә кермәгән һәм уку процессында бүтән кулланылмаган дәреслекләрдән һәм уку ярдәмлекләреннән файдалануның сроклары билгеләнгән.
Боерык 2024 елның 23 декабреннән үз көченә керә.
Дәреслекләрнең федераль исемлеге (ФПУ) яңа уку елына әзерләнгәндә мәктәп китапханәләрен формалаштырганда, яңартканда һәм комплектлаганда барлык регионнар өчен нигез булачак.
Моннан тыш, Россия Мәгариф министрлыгының 2022 елның 21 сентябрендәге шундый ук исемлекне үзгәрешләр белән раслаган алдагы 858 номерлы боерыгы үз көчен югалткан дип таныла.
Яңа документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты: http://publication.pravo.gov.ru/document/00014120011

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International