2024/2025 уку елын оештыру турында📚

2024 елның 2 августы, җомга

2024/2025 уку елын оештыру турында📚

1 сентябрьдә якшәмбегә туры килгәнлектән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елының 2 сентябрьдән башлануы турында хәбәр итә.

Укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итүче, каникуллар вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан Министрлык каникуллар үткәрүнең түбәндәге срокларын тәкъдим итә:
🍁🍂көзге каникуллар - 28.10.2024-06.11.2024 (10 календарь көн);
❄⛄кышкы каникуллар - 30.12.2024-08.01.2025 (10 календарь көн);
🌿🍃язгы каникуллар - 22.03.2025-31.03.2025 (10 календарь көн);
🔸беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар - 10.02.2025-16.02.2025 (7 календарь көн).
Җәйге каникуллар башлану гомуми белем бирү оешмасының календарь уку графигы белән билгеләнә, ә аларның гомуми озынлыгы 8 атнадан да ким булмаска тиеш.
Уку елының ахыры: 26 май.

💯📝9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен уку елы тәмамлану ел саен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт раслаган ̧ дәүләт йомгаклау аттестациясенә нигезләнеп билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International