Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов бүген мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен ГБМБУ «179нчы гимназия - мәгариф үзәге» базасында, өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» оештырган, квалификация күтәрү курсларында чыгыш ясады.
«Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү: идарә аспекты» программасы кысаларында мәгариф өлкәсендәге кануннарны үтәү буенча лекция үткәрде, яңалыклар турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.