ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы.

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

8 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.


Коллегиядә мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәре бәяләмәләрен карадылар.


Аккредитация органы карары буенча түбәндәге белем бирү оешмалары аккредитацияләнде:
1. башлангыч гомуми белем бирү һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча Түбән Кама муниципаль районының «38 нче лицей» МБГББУ;
2. башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем, урта гомуми белем бирү программалары буенча Арча муниципаль районының МБГБУ «Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей»;
3. 36.02.01 Ветеринария, 43.02.15 Пешекче һәм кондитер эше, 09.02.07 Мәгълүмат системасы һәм программалаштыру белем бирү программалары буенча ДАҺМУ «Актаныш технология техникумы».


Аккредитация органының карары белән «Лениногорск политехника көллияте» ДАҺББУ тарафыннан соралган 43.02.15 Пешекче һәм кондитер эше белем бирү программасына дәүләт аккредитациясен уздырмау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International