Спорт мәктәпләрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча киңәшмә.

2024 елның 9 феврале, җомга

Спорт мәктәпләрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча киңәшмә.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ТР Спорт министрлыгы вәкилләре, спорт мәктәпләре директорлары һәм аларның урынбасарлары өчен Сферумда вебинар үткәрде.
Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрының урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, Департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, Департаментның КНД идарәсенең белем бирү оешмаларын лицензия контроле бүлеге җитәкчесе И.И.Миронова, Казан шәһәренең 51 нче урта мәктәбе директоры Р.А.Хаҗеев катнаштылар һәм түбәндәге темалар буенча сөйләделәр:
- спорт мәктәпләрендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда лицензия таләпләрен үтәү турында;
- белем бирү оешмасы сайты структурасына төп таләпләр турында;
- электрон документ әйләнеше белән эшләү алгоритмы һәм электрон имза белән эчке документларны имзалау турында;
- спорт мәктәпләрендә үткәрелгән профилактик визитлар турында.
Киңәшмәдә 160ка якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International