Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында 2023 елда ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының эшенә йомгаклар ясалды һәм 2024 елга бурычлар куелды.

2023 елда Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре гражданнарның мөрәҗәгатьләрен урынга чыгып бергәләп карады, гражданнарны уртак кабул итүләрендә һәм мәгариф мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшендә катнашты.
Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә уңышлы хезмәттәшлек өчен Сабурская Сәрия Харис кызы Рәмис Гаптрәис улына Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International