Татарстан Республикасында Электрон белем бирү турында мәктәп директорлары белән вебинар

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында Электрон белем бирү мәсьәләләре буенча мәктәп директорлары өчен вебинар үткәрде.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов мәгариф учреждениеләре администрацияләренең яңартылган система турындагы иң еш бирелә торган сорауларына җентекләп җавап бирде.
Татарстан Республикасының санлы трансформацияләү үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге җитәкчесе Булат Фәнил улы Габдрахманов Электрон белем бирү функционалы турында аңлатты.
Вебинарга 670 кеше кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International