Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын ябу тантанасы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты.
Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Тантана концерт залы фойесында башланды, анда 45 пар яшь педагог “Укытучылар вальсын” биеде.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов булачак педагоглар белән дә аралашты. Алар укытучы һөнәрен ничек сайлаулары турында һәм бүген үзләренә нинди тормыш кыйммәтләре якын булуын сөйләде.
Педагоглар алдында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов 2023 ел Президент Владимир Владимирович Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искә төшерде.
«Бу ел укытучы һөнәренең иҗтимагый статусы югары булуын, илебез җитәкчелегенең мәгариф системасына зур игътибар бирүен ассызыклады», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ел дәвамында республикада күпсанлы тематик чаралар узды, аларда 65 меңнән артык педагог һәм остаз катнашты. Яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын яңарту, Казансу яры буенда укытучыга һәйкәл кую һәм сквер булдыру эшләрен башлау, Казан университетында «Белем» мәгариф музеен ачу буенча карарлар кабул ителде. Татарстанның 36 мең укытучысы яңа ноутбуклар алды.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел март аенда илебезнең киләчәген билгеләүче мөһим вакыйга - Россия Президентын сайлаулар узачак. «Ышанам, Татарстанның педагоглары гадәттәгечә үзенең бердәмлеген, актив тормыш позициясен күрсәтәчәк, дөрес сайлау ясаячак», - диде ул, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов педагогларга һәм чара кунакларына видеомөрәҗәгать белән мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәгариф тармагының аеруча тырыш хезмәткәрләренә Дуслык ордены, "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре һәм мактаулы исемнәр тапшырды.
Чара концерт программасы белән тәмамланды.