Гыйнварда мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Татарстан Республикасының Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Сарман муниципаль районнарының спорт мәктәпләренә карата профилактик визитлар үткәрде.
Профилактик визитлар спорт мәктәпләренең белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 2023 елда лицензия алуы белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль канунга һәм «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль канунга үзгәрешләр үз көченә керде, аның нигезендә спорт мәктәпләре өстәмә белем бирү учреждениеләренә әверелде.
Мондый күчеш спорт мәктәпләре укытучыларына педагогик хезмәткәрләрнең хокукый статусын, ягъни хезмәт хокуклары һәм социаль гарантияләр, шулай ук кануннарда билгеләнгән бурычлар бирде.
Спорт мәктәпләренең идарә командаларына профилактик визитлар барышында мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләр, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләр аңлатылды.