Казанның Киров һәм Совет районнарында профилактик визитлар.
Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре Казанның 15 белем бирү оешмасы инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрде.
Профилактик визитлар - контроль органы хезмәткәре белән профилактик әңгәмә. Профилактик визит кысаларында белгечләр хәбәр итә:
• мәҗбүри таләпләр турында;
• контроль объектларының куркынычызлык критерийларына туры килүе турында;
• куркынычсызлык категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителә торган ысуллары турында;
• контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында;
Өстәмә бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча адреслы тәкъдимнәр, шулай ук гамәлдәге кануннар нигезендә мәктәпнең локаль актларын рәсмиләштерүгә игътибар бирелде.