Кукмара районында профилактик визитлар.

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Кукмара районында профилактик визитлар.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре Кукмара районы мәгариф оешмалары инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрде:
- МБГББУ «М.М. Мансуров исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Зур Кукмара урта мәктәбе»;
- МБГББУ «Пычак урта мәктәбе»;
- «Село-Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ.
Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль объектының куркынычсызлык категориясенә карап үткәрелүче контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр.
Эчке һәм тышкы бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча адреслы тәкъдимнәр, шулай ук гамәлдәге кануннар нигезендә мәктәпнең локаль актларын рәсмиләштерүгә игътибар бирелде.
Шулай ук Кукмара районы гомуми белем бирү оешмаларының укыту эшләре буенча урынбасарлары белән мәгълүмати семинар үткәрелде, Департамент вәкилләре барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Моннан тыш, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге белгечләре Кукмара районы балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре өчен 20 консультация уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International