«Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» дигән төбәк акциясе старт алды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

2023 елның 8 декабреннән 29 декабренә кадәр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә «Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» дигән төбәк акциясе уза.

 

Акция эшлекле уен формасында уза, анда киләсе елда имтихан бирергә тиеш булган укучылар аудиториядән тыш оештыручылар, аудиториядә оештыручылар, иҗтимагый күзәтүчеләр, техник белгечләрнең ярдәмчеләре булып катнаша, һәм имтихан процессын "читтән" карый алалар. Ә тагын контроль үлчәү материаллары ничек чыгарылганын, имтихан эшләре сканер аша җибәрелгәнен, кемнең дә булса нәтиҗәләргә бернинди йогынты ясый алмаганын күрәләр. 

 

Әлеге акция беренче тапкыр 2023 елда узды. 4000 унберенче сыйныф укучылары, шул исәптән профильле математика буенча 2500 укучы, база дәрәҗәсе математикасы - 1500 укучы үз көчләрен һәм үз белемнәрен сынап карадылар, ә ТДИ буенча математиканың КИМ демоверсиясеннән файдаланып 9000 тугыз сыйныф укучысы язды. 

 

Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында акция ничек уза «ВКонтакте» социаль челтәрендә карарга мөмкин #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International