Бу атнада контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре Бөгелмә районы мәгариф учреждениеләре инициативасы буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча түбәндәге оешмаларга профилактик визитлар үткәрде:
🔸️ "Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе" ДБМУ;
🔸️13 нче УББМ МБМУ;
🔸️Бөгелмә шәһәре “Торнакай” 14 нче прогимназия" гомуми белем бирү оешмасы коммерцияле булмаган автоном оешма;
һәм түбәндәге оешмаларга карата мәҗбүри профилактик визит:
🔸️ Казан ш. Яңа Савин районының “Катнаш төрдәге 87 нче балалар бакчасы” МББМУ.
Департамент хезмәткәрләре мәгариф турындагы кануннардагы яңалыклар турында сөйләделәр, локаль норматив актларны әзерләү һәм раслау буенча тәкъдимнәр һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр, мәктәпләрдә ВПР нәтиҗәләрен анализладылар, балалар бакчасында өстәмә рәвештә башка балалар мәгариф учреждениеләре өчен дә консультацияләр үткәрелде.
🤝🏻Профилактик визит - ул мәгариф оешмалары администрацияләренең гамәлдәге мәҗбүри таләпләр һәм аларны үтәү турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән бушлай профилактик чара.
🔻Профилактик визитлар уздыру нәтиҗәләре турында белешмәләр «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДИСка кертелә.