Департамент экспертлары өчен квалификация күтәрү курслары
Бүген Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкчеләренең урынбасарлары, контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган Департамент экспертлары өчен «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге)» темасы буенча квалификация күтәрү курслары башланды.
Атна дәвамында курсларны тыңлаучылар мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа норматив-хокукый актлар белән танышачак.
Курсларның беренче көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, Департаментның контроль-күзәтчелек идарәсе башлыгы Г.В.Сәмигуллина, Департаментның хокукый җайга салу бүлеге җитәкчесе А.А.Мәгъсүмов чыгыш ясадылар.