Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов белем бирү сыйфатын бәяләү буенча конференциядә доклад белән чыгыш ясады.

2023 елның 17 ноябре, җомга

Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов белем бирү сыйфатын бәяләү буенча конференциядә доклад белән чыгыш ясады.
16 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан “Мәгариф” академиясе белән берлектә белем бирү сыйфатын бәяләү буенча конференция уздырылды.
Конференциядә төбәк мәгариф министрларына регионнарының ДЙА һәм башка бәяләү процедураларының сыйфатына һәм объективлыгына нәтиҗә ясадылар, көтеләчәк яңалыклар турында сөйләделәр һәм агымдагы елга бурычлар куйдылар.
 Конференция кысаларында “Мәгариф системасында бюрократик йөкләнешне киметү” семинар-киңәшмәсе үткәрелде, аның барышында министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов доклад белән чыгыш ясады.
Ул Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә документлар йөкләнешен киметү буенча кабул ителгән чаралар турында, нинди кыенлыклар белән очрашканнарын сөйләде һәм башкарылган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук федераль дәрәҗәдә фикер алышу өчен тәкъдимнәрен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International