Чистай районында профилактик визитлар

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре Чистай районы учреждениеләрендә профилактик визитлар үткәрде. 
Департаментның КНД идарәсенең белем бирү оешмаларын лицензия контроле, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре Чистай районы мәгариф оешмаларының эшчәнлекләрен башкару урыны буенча профилактик әңгәмәләр рәвешендә профилактик визитлар үткәрделәр:
- «1 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы «Күңелле карусель» ММБББУ 
- «1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ;
- «26 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы «АБВГДейка»» ММБББУ;
- «Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадет мәктәп-интернаты» ДБМУ.
Профилактик визитлар барышында Департамент белгечләре белем бирү процессын гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр буенча, шул исәптән мәгариф турындагы кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча консультацияләр уздырдылар һәм белем бирү эшчәнлеген алып барганда администрация гамәлләре буенча тәкъдимнәр бирделәр.

Профилактик визит контрольдә тотыла торган зат инициативасы буенча үткәрелергә мөмкин. Профилактика визитын үткәрү өчен, контрольдә тотылган затка тиешле чараны үткәрү турында тәкъдимне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Электрон документ әйләнеше системасы аша яисә Departament.Nadzora@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International