"Мәгариф турында" канунга, белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендәге педагогларга бюрократик йөкләнешне киметүче, яңа төзәтмәләр әзерләнгән.

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе Наталья Алтыникова сүзләренчә, бу төзәтмәләр федераль башкарма хакимият органнарына педагог һәм мәгариф оешмасының документлары исемлеген, формаларын һәм структурасын расларга мөмкинлек бирәчәк, әлеге исемлектән тыш беркем дә педагогтан ниндидер өстәмә документация алып барырга таләп итә алмаячак. Шулай ук мәгариф оешмаларыннан төрле ведомстволар һәм оешмалар тарафыннан мәгълүмат сорату өчен нигезләр билгели торган төзәтмәләр дә әзерләнгән. Моннан тыш, "Мәгариф программасы" төшенчәсен үзгәртү һәм "Педагогик эшчәнлек" төшенчәсен билгеләү турында төзәтмәләр эшләргә кирәк булачак.
Мәктәпкәчә белем бирү, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары укытучылары өчен мәҗбүри документларның якынча исемлеге әзерләнгән инде. Аларның саны балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен ике, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары өчен алты, югары уку йортлары укытучылары өчен дүрт белән чикләнер дип планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International