Белем бирү учреждениесе инициативасы буенча профилактик визит үткәрелде

2023 елның 27 октябре, җомга

Бу атнада мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге, мәгариф оешмаларының лицензион контроле бүлеге хезмәткәрләре "Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Николаевич Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе инициативасы буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә формасында профилактик визит үткәрделәр.
Департамент хезмәткәрләре норматив документлар белән эшләү буенча аңлатмалар бирделәр, мәгариф өлкәсендәге кануннарда соңгы үзгәрешләргә күзәтү үткәрделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда администрация гамәлләре буенча тәкъдимнәр бирделәр.
Профилактик визит - мәгариф оешмалары администрацияләренең гамәлдәге мәҗбүри таләпләр һәм аларны үтәү турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән бушлай профилактик чара.
Кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәмәү сәбәпләрен һәм факторларын бетерү, хокук бозуларны кисәтү аеруча мөһим.
Профилактик визитлар уздыру нәтиҗәләре турында белешмәләр «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДИСка кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International